3 июль 2012 яңалыклары
-
Өчкүл авылының ике юбилее
Үз авылының килеп чыгу тарихы белән кызыксынмаган кеше аздыр ул. Минем туган авылым Өчкүлнең килеп чыгу тарихы да бик борынгы һәм кызыклы. Елъязмадагы мәгълүматларга караганда, өч күл янында беренче кешеләр яши башлауга 12 майда 1090 ел тулды. Россия тарихына караганда, беренче кешеләр монда нәкъ 320 ел элек килеп урнашканнар. Бу...
-
Балаларга ярдәм итик
"Рассвет" Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре сүзенә караганда, үткән ел район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шактый вакыт тиешле ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган өч яшькә кадәрле 9 бала яшәгән.
-
Кайчан тәртип булыр?
Людмила Михайлова. Җәйге эсседә һәркемнең дулкыннарда тирбәлеп су коенасы килә. Көн җылы һәм кояшлы булганда күпләр Идел буена ашыга. Аеруча балалар су тирәсендә мәш килергә ярата. Шимбә-якшәмбедә яки чираттагы эш көне тәмамланганнан соң өлкәннәр дә рәхәтләнеп су коена. Елга-күл буйларында һәркемнең яратып коена торган урыны бар. Шәһәрдә махсус пляж юк,...
-
Теләк кенә кирәк
Спиридонова, Фролова, Петрова. Әле күптән түгел генә райондагы торак пунктларны чистарту һәм тәртипкә китерү буенча игълан ителгән икеайлык тәмамланды. Бу хакта район газетасында да язылды. Язмада шәһәр һәм авылларны төзекләндерү өчен күп нәрсәләр эшләргә кирәк әле, дип тә ассызыкланган иде. Моның белән килешми булмый. Мисалга Антон урамын алыйк. Болгардагы зур,...
-
Мәҗбүри чаралар кулланыла
Пенсия фондына бурычларны түләтү айлыгы тәмамланды.
-
Вожатыйлар конкурсы
Балалар иҗат йорты педагоглары "Болгар" сәламәтләндерү лагерында иң оста вожатыйлар конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашучы Тимур Сафиуллин, Андрей Буторин, Оксана Данилова, Алия Мортазиналар жюри һәм тамашачылар игътибарына үз-үзләренә презентация үткәрүне тәкъдим иттеләр, төрле биремнәр башкардылар. Аерым алганда, пионер хәрәкәте тарихына караган сорауларга җавап бирделәр, табигый материаллардан төрле кызыклы әйберләр ясадылар, билгеле...
-
Яшь парларны котладылар
Үткән шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданына җыелган халык Яшьләр көненә багышланган зур концерт карадылар, шулай ук дискотека үткәрелде, ә кич белән күк йөзен бизәгән гаҗәеп матур фейерверкка сокландылар.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Полянка урта мәктәбе директоры Гөлсинә Габдрахман кызы Сибгатуллина Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге күпьеллык намуслы хезмәте әнә шулай бәяләнде.
-
Әкият өчен беренче урын
Өчкүл урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ксения Шевченко "Чуковский планетасы" Бөтенроссия балалар әдәби конкурсында катнашып, Татарстан Республикасы буенча беренче урынга лаек булды. Балалар язучысының тууына 130 ел тулуга багышланган конкурска ул үзенең әкиятен февраль аенда җибәргән. Шушы көннәрдә Ксениягә Мәскәүдән диплом килгән. Әлбәттә инде, яшь әкиятченең уңышында аның укытучысы Евгения...
-
“Киләчәгебез безгә кадерле!”
Балалар иҗат йортындагы төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр һәм волонтерлар әнә шундый исемдәге акция үткәрде. Әлеге акция наркотикларга каршы Халыкара көрәш көненә багышланды. Балалар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы листовка, буклет, төрле билгеләрне шәһәр урамнарына элделәр, яшьтәшләренә тараттылар. Бу көнне 100 ләп листовка һәм буклет таратылган. Акция барышында барысы бергә җыелып "Кара билге"...
-
Яңадан матбугатка язылу башлана
Агымдагы елның икенче ярты елына язылу кампаниясе әле яңа гына төгәлләнде. Инде 2013 елның беренче ярты елына язылу башланды. 1 июльдән "Татмедиа" җәмгыяте газеталарына һәм журналларына вакытыннан алда язылу игълан ителде. Шунысын искәртик, газета һәм журналларга, шул исәптән "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылу бәясе, элеккечә кала. Газета укучылар моннан...
-
“Халык контроле”нә мөрәҗәгать итегез
Июньдә район халкыннан "Халык контроле" рәсми сайт бүлегенә бер мөрәҗәгать алынган. Әлеге мөрәҗәгатьтә черкиләргә каршы көрәш проблемасы күтәрелә. Бу сайтка шулай ук территорияләрне төзекләндерү, юлларның торышы, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау учреждениеләре, почта эше һәм үзегезне кызыксындырган башка мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабул итү һәм заявкаларны тутыру тәртибе...
-
Депутат кабул итте
Узган җомгада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, җәмәгатьчелекне кабул итү буенча региональ җитәкче Василий Логинов халыкны кабул итте. Депутат үзенә мөрәҗәгать иткән алты кешене игътибар белән тыңлады. Аларны күбрәк торак шартларын яхшырту, җир участокларын милек итеп теркәтү, пенсиягә вакытыннан алдан чыгу кебек һәм башка мәсьәләләр борчый.
-
Матурлыктан күзләр камаша!
Ландшафт дизайны һәм интерьеры буенча иң яхшы Пенсия фонды идарәсе республика конкурсына Спас районы Пенсия фонды идарәсе коллективы да актив кушылды.
-
Үз дигәненә ирешә торган кеше
Павел Вакуров - "Сувар Б" җәмгыятендә эшләүче алдынгы шоферларның берсе. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча ул районның Мактау тактасына кертелгән.